Авторның үзе вафат булганнан соң 23 ел үткәч басылган китабы өлкән буынны гына түгел, яшьләрне дә уйландыра. Шуңа да әдәбият бәйрәмендә катнашучылар арасында билгеле шагыйрьләр белән беррәттән студентлар да катнашты.
Һәр чыгыш ясаучы Сергей Чекмаревның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның башкорт җирен яратуын билгеләде. Мәскәүдә туган егет, Уралга килеп, зоотехник булып эшли башлый. Хәйбулла һәм Зианчура районнары табигатенә сокланып, шигырьләр яза. Берничә ел рәттән төбәкләрдә Чекмарев истәлегенә әдәби очрашулар үтә.
Чиләбедә узган хәтер кичәсе иҗатчы турында төшерелгән документаль фильм карау белән тәмамланды.