Уфадан «Содружество» лицееның 11нче сыйныф укучысы Рената Нәдершина Һиндстанда Азия матурлык бәйгесе топ-унлыгына кергән. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Яшь булуына карамастан, ул тәҗрибәлерәк һәм өлкәнрәк 20 көндәшен артта калдырган. Ренатаның матурлыгын жюри әгъзалары югары бәяләгән. Таҗ һәм призлардан тыш, аны Кытайда ел ахырында узачак дөньякүләм бәйгегә чакырганнар.
«Мисс Азия-2018» Кытай, Көньяк Корея, Индонезия, Филиппин, Казахстан, Кыргызстан, Япония һәм башка илләрдән утыздан артык милләт вәкилләрен җыйган.
Бәйге барышында кызлар мастер-класс узган, фото һәм видео-сессияләр булган, хәйрия чараларында катнашкан, милли киемнәрен тәкъдим иткән. Рената ике ел элек «Мисс Башкортстан» модель агентлыгы мәктәбен тәмамлаган.
Уфаның 17 яшьлек мәктәп укучысы бик күп бәйгеләрдә җиңүләр һәм призлы урыннар яулаган.