+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 Ноября 2018, 08:10

“Сөембикә”нең 105 еллыгына - якташыбыздан күчтәнәч!

“Сөембикә” журналы редакциясе басманың 105 еллык юбилее уңаеннан Татарстан халыклар дуслыгы йортында рәсем күргәзмәсе ача. Анда Башкорстанда яшәп иҗат итүче Рушания Бәдретдинованың эшләре тәкъдим ителәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу хакта “Татар-информ”га “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина хәбәр иткән.

Уфа рәссамы Рушания Бәдретдинованың күргәзмәсе 23 ноябрьдән эшли башлый.

Рушания Бәдретдинова Американың Нью-Йорк шәһәрендә узган күргәзмәдә "Үз өеңне эзләү" картинасы өчен алтын медальгә лаек була.

Рәссам — өч бала әнисе. Шулай ук иренең беренче никахтан туган баласын да тәрбияли. Журналистлар билгеләп үткәнчә, аның язмышы сикәлтәләрсез узмаган, ул - яман шеш авыруын кичергән кеше.

“Рушания Бәдретдинова авыру белән күзгә-күз очрашкач, тормышын да үзгәртә. Мәскәүдәге хәйрия күргәзмәсендә бер кичтә 600 мең сумлык картина сатып, бу акчаның барысын да хәйриячелеккә тапшырган. Моңа кадәр ул Казан укучысы, тамашачысы өчен ятрак иде. Без шул уңайдан аның күргәзмәсен оештырырга булдык”, — дигән баш мөхәррир урынбасары.

Гөлнур Сафиуллина сүзләренчә, күргәзмәдә рәссамның берничә сериядән торган кырыклап эше тәкъдим ителәчәк.