+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
25 Ноября 2018, 16:56

Безнекеләр Швейцариядә ярминкәдә булды

Женевада халыкара мәдәни ярминкә узды. 2018 елда беренче тапкыр бәйрәмгә Швейцариянең Татар һәм башкорт ассоциациясе чакырылды. Чыгышы белән Башкортстаннан һәм Татарстаннан булган якташларыбыз бәйрәмдә үз мәдәниятен, милли ризыкларын, сувенирлар һәм биюләр тәкъдим итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Халыкара мәдәни ярминкәне ел саен Берләшкән Милләтләр Оешмасының хатын-кызлар гильдиясе хөкүмәт органнары, БМОның аккредитацияләнгән даими вәкиллекләре һәм Женеваның эшлекле даирәләре белән берлектә оештыра.

"Башкорт һәм татар милли киемнәре, елмаюлар, күтәренке кәеф безнең визит карточкасына әверелде. Күпләр безнең белән фотога төшүне сорады, Башкортстан һәм Татарстан турында сораштылар, биюләребез матурлыгына шаккаттылар. Без күп илләрнең вәкилләре (ә кайвакыт хәтта илчеләре) белән таныштык, 2019 елның июнендә үтәчәк Сабантуйга чакырдык", - дип сөйләде якташыбыз, БМО агентлыгы хезмәткәре Айсылу Янтурина-Дарлес.