Башкортстаннан танылган эшлеклеклеләрнең якыннары - Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, язучының кызы Әлфия Кәримова, Зыя Нуриевның хатыны Светлана Михайловна һәм оныгы Рөстәм катнашты.
Ике күренекле кеше хакындагы хатирәләрне берләштерү очраклы түгел - алар бер-берсе белән дус булды, икесе дә республиканың казанышларын арттырды.
Кичәне Мәскәүнең Башкорт Корылтае оештырды. Башкортстан Республикасының Русия Федерациясе Президенты каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вилданов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев һәм башка бик күпләр җылы чыгыш ясады.
Кичәдә өлкән буын вәкилләре дә, башкалабызда укучы яшьләр дә, республика студентлары да күп иде.