0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 Ноября 2018, 14:20

“Ике йолдыз” яңа талантлар ача

Бүген Уфаның Калинин районында урнашкан "Гармония" балалар иҗаты үзәгендә Гаилә елына багышланган конкурс узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Ике йолдыз” дип аталган иҗади бәйге беренче тапкыр гына оештырылмый. Башка елларда укытучы - укучысы, тәрбияче тәрбияләнүчесе белән бергәләп җыр башкарса, быел конкурска яңа номинация кертелгән. Әти-әнигә дә кызы яки улы белән үз осталыгын күрсәтү мөмкинлеге бирелгән.

Конкурста катнашучы кызлар һәм малайларның күпчелеге әниләре белән бергәләп җыр әзерләгән. Бәлки, шуңадыр да, бәйгедә әниләр турында җырлар күбрәк яңгырады. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән “парлы йолдыз”ларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Уфаның 169нчы балалар бакчасына йөрүче Альбина һәм аның әнисе Дилара Кәримоваларның күбәләк турында башкарган җырлары иң чагу номерларның берсе булып, тамашачыларның күңелен яулады. Кечкенә кызны шулай моңлы итеп җырларга әнисе үзе өйрәтә. Дилара Гыйндулла кызы З. Биишева исемендәге 140нчы Башкорт гимназиясендә музыка укытучысы булып эшли. Бүгенге чыгышлары әни белән кызга шатлык алып килде, алар бәйгедә беренче урын яулады.