+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
27 Ноября 2018, 12:40

“Нур\" театры - ТНВда кунакта

Бүген, 27 ноябрьдә, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалындагы “Манзара” тапшыруында Уфа “Нур” татар дәүләт театры вәкилләре булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Иртәнге эфирда театр директоры Илдар Хаҗиев, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова Казанда узачак Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләре хакында сөйләде. Гастрольләр 9-13 гыйнварда Галиәсгар Камал исемендәге татар театрында үтәчәк.

Эфирны иртәгә, 28 ноябрьдә, Уфа вакыты белән 9 сәгать 20 минутта карарга мөмкин.