Спектакль республиканың 100 еллыгына һәм Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның 110 еллык юбилеена багышлап сәхнәләштерелгән.
Куючы режиссер – Мөсәлим Күлбаев, куючы рәссам – Юлия Гыйләҗева, хореограф – Рәмизә Мөхәммәтшина, музыкаль җитәкче – Ришат Сәгыйтов.
Төп рольләрдә: Җимеш – Зарема Сәетмәмәтова, Янеш – Элина Гусева, Бибеш – Светлана Бронникова, Иштуган – Илгиз Таһиров, Дмитрий Гусев.
“Кимсетелгәннәр” – революция алды елларындагы тарихи тетрәнүләр вакытында баланың үсүе хакында драма. Ярлы Байгилденең кызы Җимешкә үги ана йортында бик кыен. Авыр сынауларга карамастан, кыз якты, тәэсирләнүчән, кызыксынучан булып кала. Әсәрдә Җимеш күзлегеннән сөю хисләре һәм социаль тетрәнүләр белән тулы башкорт авылының тормышы чагылдырыла.