+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 Ноября 2018, 08:28

“Урал батыр” эпосына багышланган бәйге үтәчәк

Иртәгә тугызынчы тапкыр “Урал батыр” башкорт халык эпосына багышланган Халыкара яшь башкаручылар бәйгесе үтәчәк. “Урал батыр”ны хәзер республикада гына түгел, Русиядә дә, чит илләрдә дә беләләр. Илнең башка төбәкләрендә бәйге аеруча зур кызыксыну уятты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Конкурсны оештыручылар – ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан республика комитеты һәм Башкортстан социаль технологияләр институты. Чара Мәгариф һәм Мәдәният министрлыклары, Уфа шәһәре хакимиятенең мәгариф идарәсе ярдәме белән оештырыла.

Бәйге Уфада үтәчәк 53нче Халыкара балалар уеннары (2019 ел) һәм VI Бөтендөнья халыклары фольклориадасы (2020 ел) кебек халыкара чараларга әзерлек тә булып тора.

Чараның максаты – балалар һәм яшьләр арасында гражданлык һәм этномәдәният бердәмлеге булдыру. Бәйге Русия халыкларының тел төрлелеген һәм мәдәни мирасын саклауга булышлык итә. Халыкара партнерларның катнашуы бу чикләрне тагын да киңәйтә.

Бәйгедә берничә секция эшләячәк. Катнашучылар үз эпосы аша мәдәниятләре белән таныштырачак, башкортларның төп эпосы хакында күп яңалык беләчәк.