Виктор Домашников 1956 елның 6 мартында Уфада туа. Мәктәп тәмамлаганнан соң, Башкортстан дәүләт университетының география факультетында укый, аны 1979 елда уңышлы тәмамлый.
1984 елда Уфа сәнгать училищесының сәнгатьчә бизәү бүлегенә укырга керә, аны 1987 елда тәмамлый.
1983 елда яшьләрнең республика, Бөтенсоюз, зона һәм халыкара күргәзмәләрендә катнаша. 1990 елдан - СССР Рәссамнар берлеге, 1996 елдан ЮНЕСКОның Халыкара рәссамнар федерациясе әгъзасы. 2006 елда Парижда стажировка үтә.
Аның әсәрләре М. В. Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музеенда, СССР Рәссамнар берлегенең коллекциясендә, Тубыл сынлы сәнгать музеенда, «ВОСТОК» (Уфа) фондының хәзерге заман сәнгате галереясендә, «УРАЛСИБ» һәм «Башкомснаббанк» банкларында, Франциянең, Голландиянең, Вьетнамның, АКШның, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең, Кытайның шәхси коллекцияләрендә саклана.
Күргәзмә 14 сәгатьтә ачыла.