-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
6 Декабря 2018, 06:58

Башкалада «Русия, мәхәббәтем минем!» тапшыруы төшерелә

Уфага нәшир, кинопродюсер һәм телетапшырулар алып баручы Пьер Кристиан Броше килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың башкаласында кунак башкорт халкының тормышы, урындагы йолалар һәм гореф-гадәтләр турында тапшыру әзерли. Башкортстанда төшерелгән материал «Мәдәният» каналындагы «Русия, мәхәббәтем минем!» телетапшыруында күрсәтеләчәк.

«Броше бездәге үзенчәлекле мирас хакында тапшыру төшерергә ике ел элек тәкъдим иткән иде, — диде «Башинформ» агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова. — Бу башкорт халкына, сармат алтынына, башкорт эпосына һәм музыкасына багышланган 4-5 тапшырулар циклы булырга тиеш. Кунагыбыз Уфа сәнгать институтында, этнография музеенда һәм башка объектларда булды. Ул Башкорт драма театрында борынгы башкорт эпосы «Урал батыр» буенча спектакльнең репетициясен дә карарга уйлый. «Мәдәният» каналындагы беренче тапшыру Яңа елга чаклы чыгар, ә калганнары 2019 елда күрсәтелер дип ышанабыз».

Француз Пьер Кристиан Броше 20 елдан артык Русиядә яши, «Русия-Мәдәният» телеканалы өчен илебезнең төп халыклары тормышы хакында тапшырулар әзерли, Русия шәһәрләре белешмәләрен нәшер итә һәм хәзерге урыс сәнгатен өйрәнә.