Әлфис Кыямов Борай районының Бакалы авылында туып үскән. Булачак җәмәгате белән алар Казанда Мәдәният институтында укыганда танышкан.
Яшь кәләшкә Борай яклары бик ошаган, биредә алар 3 көн буена туй иткәннәр. Әмма аларның парлы гомере кыска булып чыккан. Җырчының гомере сихыр аркасында өзелде, диючеләр дә бар.
- 2002 елда Әлфисне бер әбигә җибәргән идем, - ди бу хакта Рәзимә ханым. - Ул әби күрәзәче иде. Әлфисне, ике елдан үләчәксең, дип кайтарып җибәргән. Әлфис кайтты да шулай дип юравын әйтте. Һәм онытты да кебек ул аны. Менә үләр көнемә шул чаклы көн калды, дип санап йөрмәде. Төшенкелеккә бирелеп утыручы түгел иде ул. Ә мин әлеге датаны истә калдырдым. Нәкъ ике ел үткәч, 8 февральдә, Әлфис вафат булды.
Әлфис бозым белән китте, дип әйтә алам. Әлфис үлгәч, өйдә безгә таныш булмаган әйберләр таптым. Мәсәлән, Әлфис йоклаган мендәрдән каты бер йомгак тапкан идем. 10 тиенлек акчалар, энәләр, эләктергечләр (булавка) дә очрады...
Үзенчәлекле, моңлы тавышлы якташыбыз туган авылы зиратында җирләнгән. Бу аның васыяте булган.