+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Декабря 2018, 18:25

Иң моңлы җырчылар - Идрис Газиев белән Бәширә Насыйрова

"Болгар радиосы" татар җырчыларына чираттагы милли музыкаль премияләрен тапшырды. "Хатын-кызлар арасында моңлы җырчы" номинациясендә моңлы сандугач, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова җиңгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Ир-атлар арасында иң моңлы җырчы” номинациясендә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев җиңү яулаган. Ул "Утыртма читән" җырын башкарган.

- Мин бу премия тапшыру тантанасын гел читтән генә күзәтеп килдем. Оештыручылар катнашырга тәкъдим ясаганнан соң бераз гына аптырап та калдым. Эстрада җырларын җырлаучылар бик күп, шуның өчен халык җырын башкардым. “Иң моңлы җырчы” дигән номинация минем иҗатыма карата зур бәя. Мактану булмасын, ләкин үземне бу исемгә лаеклы дип саныйм. Тантанада тере тавышка җырладым. Тамашачы тын
да алмыйча тыңлады.

Кызганыч, соңгы вакытта татар эстрадасында “моң” төшенчәсе югала бара. Бу җырчылардан тора, без яшьләргә үрнәк күрсәтергә тиеш. Халыкка шоу ясау өчен сикерә-сикерә җырлап йөрергә түгел, җыр сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк”, - дигән ул "Интертат" хәбәчесенә.