+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Декабря 2018, 06:51

“Яшьлек-шоу” фестивалендә 18 яшьлек җырчы җиңде

Риф Рысбаевка клип төшерүгә сертификат һәм “Курай” телеканалында ротация бүләк ителде.

title
Уфада яшьләр милли эстрада музыкасы буенча ел йомгаклары ясалды.

“Яшьлек-шоу 2018” башкорт поп-музыкасы фестивале финалында Гран-прины 18 яшьлек Риф Рысбаев яулады. Бу хакта “Башинформ”хәбәр итә.

Риф тумышы белән Бөрҗән районыннан, ул Уфа күппрофильле көллиятнең физик культура бүлегендә укый.

Беренче урын “Малай-шалай” төркеменә бирелде. Икенче урынны Ләйсән Хәлиуллина һәм унберенче сыйныф укучысы Диана Шиһапова бүлештеләр. Өченче урында гимназия укучысы Газиз Әхмәтов һәм Чиләбедән Әдилә Килова яуладылар.

Фестивальдә “Ел җыры” дип “Хисләр сүрелми” җыры, “Ел җырчысы” булып Илнур Рамазанов, ел клибы - RNT клибы, ел ачышы – “Бәхетле” төркеме, ел төркеме булып Zaman танылды.