+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 Декабря 2018, 07:59

Безнекеләр - “Алтын битлек \" жюрие составында

Уфадан дирижер Артем Макаров “Музыкаль театр” номинациясендә “Алтын битлек” жюрие составына кертелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Артем Макаров — Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының баш дирижеры, «Уфада Шаляпин кичәләре» Халыкара опера сәнгате фестиваленең музыкаль җитәкчесе, “Алтын битлек” Русия милли театраль премиясе лауреаты.

Жюри рәисе — Мариинка театры солисткасы, Русия Федерациясенең атказанган артисты, Русиянең дәүләт һәм “Алтын битлек” театраль премияләре, Санкт-Петербургның «Алтын Софит» Югары театраль премиясе лауреаты Лариса Гоголевская.

Опера һәм балет театры премиянең лонг-исемлегенә ике спектакль — Н. Римский-Корсаковның «Патша кәләше» һәм Й. Гайдның “Ай дөньясы" опералары белән керде.