-2 °С
Ачык
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 декабрь 2018, 09:55

Гайниямак егете – Гран-при иясе!

Шушы көннәрдә Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында Гата Сөләйманов исемендәге республика ачык курайчылар конкурсы үтте. Әлеге уку йорты студентларыннан тыш, анда Башкортстанның барлык сәнгать һәм музыка училищеларында белем алучы курай осталары катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Абруйлы конкурсның җиңүчесе булып сәнгать институтының 4нче курс студенты Венер Сәйфетдинов танылды, аңа бүләкнең иң олысы – Гран-при тапшырылды.

Венер - Әлшәй районының Гайниямак авылы егете, урта белемне Бәләбәй башкорт гимназиясендә ала. Биредә укыган елларда курайда уйнау белән кызыксынып китә, аннары Уфа сәнгать училищесында укып чыга.

Бераз остаргач, борынгы уен коралында уйнауны камилләштерү максатында белем алуын сәнгать институтында дәвам итә. Студент Венер Сәйфетдинов иҗади активлыгы белән дә аерылып тора: ул - “Далан” төркеменең әйдәүче курайчысы.