+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
12 Декабря 2018, 12:36

Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе

21-23 декабрьдә Уфада халык традицияләрен тергезү, саклау һәм пропагандалау, яшь буынны бай мәдәни мираска тарту, урыс халкының хореографик мәдәниятен өйрәнү максатыннан осталык дәресләре узачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укуларны профессиональ хореограф, югары категорияле педагог, 30 елдан артык экспедиция эшчәнлеге буенча стажы булган әйдәүче этнохореографларның берсе, «Китеж» фольклор-этнография ансамбле, «Белозерье» фольклор клубы, «Русиянең музыкаль-бию фольклоры» студиясе, «Ветерочка» балалар фольклор ансамбле, «Яшел Роза» гаилә ансамбле җитәкчесе Галина Емельянова (Санкт-Петербург) үткәрәчәк.

Галина Владимировна Санкт-Петербургта һәм Русиянең башка шәһәрләрендә урыс традицион биюе буенча семинарлар үткәрә. «Балалар учреждениеләрендә халык бәйрәмнәре» китабының автордашы булып тора, урыс хореографиясенең үзенчәлекләре буенча мәкаләләре бар.

Осталык дәресенә балалар һәм өлкәннәр, фольклор һәм хореография коллективлары җитәкчеләре һәм катнашучылары, балалар сәнгать мәктәпләренең фольклор бүлекләре укытучылары чакырыла. Белешмә өчен телефоннар: 8 (347) 289-66-96, 8-905-355-44-20.