+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
13 Декабря 2018, 08:17

Кушнаренкода \"Каурый каләм\" шигырь бәйгесе узды

"Минем телем - дуслык теле" дип аталучы республика акциясе кысаларында Кушнаренко районының Мәдәният сараенда "Каурый каләм" шигырь бәйгесенә йомгак ясалды.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Каурый каләм" шигырь сөючеләр бәйгесенә моннан дүрт ел элек танылган шагыйрә Фәндидә Харрасова нигез салды, әлеге чараны районның мәгариф, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре күтәреп алды.

Ел буена дәвам иткән иҗади бәйгедә районның барлык диярлек мәктәпләреннән укучы балалар актив катнашты, өлкән яшьтәге каләм тибрәтүчеләр дә читтә калмады.

Иске Кормаш авылы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Алсу Нигъмәтҗанова һәм Иске Тукмаклы авылы мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Әмир Бәйрәмов бәйгенең җиңүчеләре дип табылды һәм Фәндидә Харрасованың махсус премиясенә лаек булды.