+4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
19 Декабря 2018, 10:37

Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк

“Ильдан” бию ансамбле Мәскәү яшьләре өчен татар биюе буенча мастер-класс уздырачак. Бу хакта “Татар-информ”га ансамбльнең солисткасы Эльвира Солтанова хәбәр иткән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аның әйтүенчә, мондый остаханәләр даими рәвештә үткәрелә. “Быелгы мастер-классны без ир-егетләр өчен уздырырга булдык. Остаханәгә 30 кеше килер дип көтелә”, - ди ул.

“Без күпчелек татар чараларында чыгыш ясыйбыз, концертларда, сабантуйларда катнашабыз. Безнең иҗат белән таныш булучылар еш кына “Ильдан”да профессионаллар бии дип уйлый. Мастер-класс ярдәмендә без аларга “биергә һәркем өйрәнә ала” дигән фикерне җиткерергә тырышабыз. Шулай ук мондый остаханәләр яшьләрнең сәләтен үстерү, ансамблебезгә яңа биючеләр табу өчен кирәк”, - ди Эльвира Солтанова.

Ансамбльдә татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Анда урыслар да, марилар да, таҗиклар да бар икән.