-5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
20 Декабря 2018, 05:45

Мәскәүдә - \"Кышкы әкият\"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова Мәскәү халык кул эшләре ярминкәсен ачуда катнашты. Мәскәүдә 25нче “Ладья. Кышкы әкият-2018“ күргәзмәсе үтә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Экспозициядә Русиянең 68 төбәгеннән 1600дән артык оешма һәм останың эшләре тәкъдим ителгән.

Ярминкә кысаларында эшлекле форум уздырыла, анда 15 конференция, осталык дәресләре, эксперт дискуссияләре һәм элемтәләр ярминкәсе узачак. Башкортстан халык осталары кул эшләре сувенирларын, милли костюмнарны, зәркән эшләнмәләрен, башкорт балын һәм башкаларны тәкъдим итте. Каринэ Хәбирова фикеренчә, Башкортстан өчен мөһим вакыйгалар алдыннан республиканы, аның милли традицияләрен һәм мәдәниятен мөмкин кадәр киңрәк күрсәтү бик кирәк.

-- Республиканың 100 еллыгына Мәскәүдә яз һәм көз көннәрендә узачак чаралар планлаштырыла. Уфада, шулай ук, халык кәсепләренә, һөнәрләренә багышланган чаралар узачак. Минемчә, бу Башкортстан турында мөмкин кадәр күбрәк кеше белсен өчен яхшы вакыт, — диде Каринэ Хәбирова.

“Ладья. Кышкы әкият-2018“ күргәзмзсе 23 декабрьгә кадәр эшләячәк.