+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 Декабря 2018, 12:06

Республиканың төп чыршы бәйрәме үтте

Республиканың төп чыршысына 780 бала — уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республиканың төрле төбәкләреннән килгән балаларны шат клоуннар, чыршы тирәли флешмоб, яңа ел фотозоналары, күләмле декорацияләр, чагу костюмнар, 3D-проекция, Яңа ел тамашасы көтә иде.

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова балалар белән бергәләп Яңа ел чыршысы тирәли әйләнде.

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова бәйрәмгә җыелган балаларны сәламләп: “Балалар яхшы яшәсен, укысын өчен без барсын да эшләячәкбез”, — диде.