Толбазыда туып-үскән 19 яшьлек Рушана Вәлиева "Голос. Перезагрузка" туры эфирында "Король и шут" төркеменең җырын башкарды.
Кызның остазы Сергей Шнуров бәйгедә катнашучының "кызлар" образын челпәрәмә китерүен һәм үз холкының көчле ягын күрсәтүен теләде. Рушана, "Разбежавшись, прыгну со скалы" хит җырын башкарып, тамашачылар сөюен яулады.
"Ленинград" Төркеме лидеры Рушанага - 50, ә тамашачылар 43,7 процент тавыш биргән. Шулай итеп, Толбазы кызы Даниель Рөстәмов белән бергә "Голос. Перезагрузка" телепроектының ярымфиналына узды.
Башка остаз — Вася "Баста" - чыгышлардан соң Рушана Вәлиева иҗатының фанаты булуын белдерде.