Комедия жанрындагы спектакльдә кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчыган әхлак мәсьәләләре күтәрелә. Һәр герой килеп туган вакыйгалар аркылы тормышын үзенчә яхшыртырга омтыла. Әйтергә кирәк, спектакльдә труппаның зур өлеше — өлкән, урта һәм яшь буын артистлары да катнаша. Алар арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тере легендасы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Сәвия Сираева да бар.
Спектакльдән соң тамашачылар фикере белән кызыксындым.
Марат Галиев:
“Театрга күптән йөргәнем юк иде. Вакыт табып килгәнемә шатмын. Спектакль бик ошады. Артистларның һөнәри осталыгына сокланып карап утырдым. Рухи байлык артыннан ешрак йөрергә кирәклеген тагы бер кат аңладым”.
Резеда Нуртдинова:
“Бик күп көч салып куелган спектакль икәнлеге сизелеп тора. Режиссер вакыйга барган НЭП вакытын музыка, хәрәкәтләр, костюмнар аша бик оста чагылдырган. Ике гасыр арасында параллель үткәрү зур һөнәри осталык тәлап итә. Минемчә, бу режиссерның никадәр талантлы икәнлеген дә күрсәтеп тора. Ә инде сәхнәгә чыккан һәр артистның уйнау осталыгына таң калырлык”.
Рәзилә Низамова:
“Әхмәт Фәйзинең “Отышлы тормыш” комедиясе — кайчандыр бик популяр булып, беразга гына онытылып торган әсәр. Ул безнең бүгенге вәзгыятебезгә бик тә туры килә. Баксаң, НЭП вакытындагы хәл-вакыйгалар бүгенге тормышыбызга да ят түгел икән. Ә тормыш, билгеле булуынча, чагыштыруда әйбәтрәк күренә”.
Зөһрә ИСЛАМОВА.