-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 Декабря 2018, 09:34

Яшь йолдызлар Октябрьскийда балкыды

Шәһәрнең “Милли мәдәниятләр үзәге"ндә милли җырлар башкаручыларның 30нчы “Яшь йолдызлар” конкурсы зур уңыш белән үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төп максаты милли музыка мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, бу юнәлештәге сәләтле балаларны дәртләндерү булган чарада шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашты.

Яшьләрнең җыр осталыгын шәһәр сәнгатенең күренекле вәкилләре – музыкаль колледж укытучысы Галия Мусина, 2нче балалар музыка мәктәбе преподавателе Тамара Сәйфуллина һәм Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Гөлназ Биктимерова бәһаләде.

Җыр бәйгесе җиңүчеләре кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.