— Яңа ел алдыннан минем язу-сызу эшләрем бар, - ди җырчы. - Ак кәгазьгә киләсе елга план язам мин. Әйтик, киләсе елда әти-әнием, дәү әниемнең каберендәге чардуганнарны алмаштырам. Улымны берәр Европа иленә алып барып кайтам һәм башкалар... Барысын да язып чыккач, “Я, Аллам, шушы гамәлләрне башкарып чыгарга миңа көч һәм мөмкинлек бир”, — дип язып куям.
Аннан бер ел элек язган планымны тартып чыгарам. Анда язылганнарны үтәвемне билгеләп, тамгалар куеп чыгам да, “Булдырдың, Бәдретдинова!”, — дип язып куям.