Ул ярымфиналда Земфираның "Ариведерчи" җырын башкарды. Телевизор караучылар тавыш биргән арада ул Русиянең халык артисты Филипп Киркоров белән "Цвет настроения синий" җырын башкарды.
Тамашачылар Рушана Вәлиева белән Даниель Рустамовка тавыш бирде. Рушана көндәшен узып китте, аңа тамашачыларның 69,9 проценты тавыш бирде.
Шулай итеп, безненң Рушана "Голос. Перезагрузка" проекты финалына чыкты!
Социаль челтәрдә Радий Хәбиров та якташыбызга тавыш бирергә чакырган иде. Финалга чыккач та яшь талантка безнен тавыш бирүебез кирәк булачак әле! Алга, Рушана! Алга, Башкортстан!