"Авылга кайтып кына рәхәтләнеп ял итеп була. Авылдашларым, дусларым белән күрешәм, аралашам... Мунча керәм, этем белән уйныйм. Яллар пассиврак үтә, әмма андый ял да бик кирәк. Мин тынычлыкны һәм саф һаваны яратам.
Әле 31е килеп җитәрәк, берәр эш килеп чыга. Зур гонорарлар тәкъдим итеп, бәйрәм төнендә җырларга чакыралар. Икеләндерә... Әмма мин барыбер авылны сайлыйм.
Хәтеремдә калган Яңа еллар да – нәкъ менә авылда каршы алганнары. Мәсәлән, тәүге тапкыр аулак өйгә барган чак... Үзеңне зур үскән кеше дип хис итеп, дуслар белән бәйрәм каршы алу үзе бер могҗиза кебек иде", дигән ул.