+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Января 2019, 11:15

“Башкорт Левитан”ы иде ул...

Күңелләрдә моң һәм сагыш булып уелып калган тавыш – безнең белән.6 февральдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында Башкортстанның халык артисты Әхәт Мортазинның тууына 60 ел тулуга багышланган зур чара үтәчәк. Билгеле шәхесләр, дуслары һәм якыннары, танылган сәнгать әһелләре катнашлыгындагы хәтер кичәсе 19 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә “Юлдаш” радиосы.

title
Әхәт Мотаһар улы Мортазин 1959 елда Учалы районында туган. Башкортстан дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын Башкортстан радиосы һәм телевидениесендә башлый, гомер буе шунда эшли.

Тыңлаучылар аның матур, бәрхет тавышын яңалыклар аша, көнүзәк репортажларда тыңлады, ул күп кенә вакыйга урыннарыннан, бәйрәмнәрдән, хөкүмәт чараларыннан һәм концертлардан туры эфир алып барды.