+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Января 2019, 11:04

Безнең егет тә әле ул!

Якташыбыз Салават Фәтхетдинов (халыкта - Зәкиеч) бүген туган көнен билгели.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кем белми инде Салаватны?! Татарстанның - халык, Русия һәм Башкортстанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара спорт мастеры, Татарстанның Гер күтәрү спорты федерациясе президенты, Русия Балалар фондының Татарстан бүлекчәсе директоры, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан дәүләт мәдәният институтының кафедра мөдире, профессор.

Тагын Тәкълимә апаның яраткан улы, балалары Лиана, Алина, Рөстәмнең әтисе, Ләйсән ханымның сөекле ире, кияүләре Фердинанд белән Марсельнең яхшы бабасы, оныклары Хәят, Рәйхан һәм Җәннәтнең яраткан дәү әтисе.

Янә Тәтешленең Аксәетен данлы иткән үзебезнең егет тә. Туган көнең белән, Зәкиеч!