+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 Января 2019, 10:02

\"Энҗе\" - башкала сәхнәсендә!

Краснокама районы Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбенең «Жемчужина» үрнәкле хореография һәм «Алтынай» бию ансамбльләре Мәскәүдә үткән «Бию эстафетасы» Бөтенрусия хореография сәнгате фестивалендә югары бүләккә лаек булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Жемчужина" ансамбле (җитәкчеләре Н. Әхиярова, А. Рәкыйпова) конкурста «Вдоль по улице» дип аталган мари биюен башкарды.

Тамашачыларның алкышлары чыгыш тәмамлангач та бик озак тынмый торды, дәртле бию тамашачыларны да, жюрины да әсир итте. Ансамбль лаеклы рәвештә кубок яулады, ә "Алтынай" төркеме беренче дәрәҗә лауреат дипломына ия булды.