Дирижер, Башкортстанның атказанган артисты Раушан Якупов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында Сергей Рахманиновның 2нче симфониясе һәм оркестр белән фортепиано өчен Петр Чайковскийның 2нче концерты яңгыраячак.
Бу кичтә оркестрның һәм дирижерның иҗади партнеры халыкара конкурслар лауреаты, Мәскәү филармониясе солисты, пианист Филипп Копачевский булачак.