+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 Января 2019, 09:08

Бөтенрусия виртуаль концерт залы чакыра

26 гыйнварда Бөтенрусия виртуаль концерт залы Уфада Элис Вирсаладзе (фортепиано) һәм Русиянең дәүләт академия камера оркестры концертының онлайн трансляциясен тәкъдим итәчәк. Конертның дирижеры - Алексей Уткин, В. А. Моцарт һәм Э. Григ әсәрләре яңгыраячак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда “Бөтенрусия виртуаль концерт залы” проекты Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе базасында Русия Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү дәүләт академия филармониясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

2016 елның 25 июнендә филармониянең зур залында Бөтенрусия виртуаль концерт залын тәкъдим итү республика өчен әһәмиятле мәдәни вакыйга булган иде.