Шунысы сөендерә: бүген Мәдәният сарае ремонтка ябылса да, биредә мәдәни тормыш гөрләп тора. Төрле чаралар оештырыла, конкурс-фестивальләр үтә. Күптән түгел “Бүләк” халык театры коллективы Фәрдүнә Касыймова призына “Тамаша” республика фестивалендә “Иң яхшы актерлар ансамбле” номинациясендә билгеләнде.
– Зур концертларны актлар залында үткәрәбез. Җәен концертлар Мәдәният сарае алдында һәм “Яшьлек” паркында була. Ә Яңа елны әлегә фойеда гына каршы алырга туры килде, чөнки залыбыз авария хәлендә, – ди район хакимиятенең Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәсе начальнигы Альфред Хаҗимуллин.
Мәдәният сараен төзекләндерүгә акча бүленгән, күптән түгел генә тендер үтте. Биредә балалар, медицина, спорт, күнегүләр бүлмәләре булачак, зал киңәйтеләчәк, барлык уңайлыклар да тудырылачак. Төзекләндерелгәннән соң ул “Гаилә белән ял итү мәдәни үзәге” дип аталачак. Ел ахырына төзекләндерү эшләре тәмамланып, зал ачылырга тиеш.
– Бәйрәмгә боздан сыннар, бизәкле тау эшләдек. Күркәм чыршыбызда утлар кабыздык, сценарийлар төзеп, тамашалар эшләп, кешеләрне тылсымлы әкият иленә сәяхәткә алып бардык, – ди Альфред Зәүкат улы.
Биредә зал юк, дип тормыйлар, яңадан-яңа үрләр яулыйлар. Альфред Хаҗимуллин үзе дә җор телле, шигъри җанлы. Күптән түгел генә Башкортстанның дәүләт (муниципаль) власть органнары эшчәннәре һәм хезмәт коллективлары арасында “Башкортстан – горурлыгым минем” республика үзешчән сәнгать смотр-конкурсында ул “Автор әсәре” номинациясендә беренче урын яулаган. Шулай ук “Ата-бабалар авазы” төбәкара әдәби-шигъри фестиваль-конкурсында “Шагыйрь-публицистлар” номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнгән.
Аскын районының Мәдәният сараен тиз арада төзекләндереп, гөрләтеп эшкә кушарга насыйп булсын дигән теләктә калыйк!
Энҗе ИБРАҺИМОВА.