+7 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Января 2019, 07:34

Рушана Вәлиева “Керәшен салкыннары”нда чыгыш ясаячак

“Голос. Перезагрузка” телепроекты финалчысы Рушана Вәлиева “Керәшен салкыннары” фестивалендә чыгыш ясаячак. Ул фестивальдә җырлаячак һәм конкурста катнашучылар белән иҗади очрашу да үткәрәчәк. Рушана проект турында тәэсирләре белән уртаклашачак, телепроектта катнашу вакытында очраган кыенлыклар турында сөйләячәк, дип хәбәр итәләр республика Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән.24-26 гыйнварда Бөре шәһәре Мәдәният сараенда "Керәшен салкыннары” төбәкара эстрада музыкасы һәм бию фестиваль-конкурсы узачак. Чараны оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге һәм Бөре районы хакимияте. Конкурс программасында солистлар һәм коллективлар, хореография һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр катнашачак.

Добавить в предпочтительные источники Google