+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 Января 2019, 13:34

Саклык банкы хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар спектакльдә уйнады

Саклык банкы хезмәткәрләре инвалид балалар белән берлектә «Яңа ел ыгы-зыгысы» спектаклендә уйнады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әлеге спектакль «Химик» мәдәният йортында күрсәтелде. Спектакль банкның хәйрия проектларының берсе, аның максаты – үсеш үзенчәлекләре булган балаларны социальләштерү.

Спектакль интерактив музыкаль әкиятләрдән гыйбарәт — тамашачылар спектакльне карап кына калмыйча, сәхнәләштерүдә дә катнашты. Чара банк хезмәткәрләренең үз көчләре – Саклык банкының «ТУСЯ» (Творческие, Увлеченные, Самобытные, Яркие) театр студиясе артистлары тарафыннан «Ярдәм» төбәк иҗтимагый оешмасы катнашлыгында оештырылды һәм гамәлгә ашырылды.

Спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы — Башкорт дәүләт опера һәм балет театрыннан Альберт Галиуллин. Ул «ТУСЯ» режиссеры да.
Спектакльне 300дән артык кеше караган, аларның күбесе – үсеш үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре, шулай ук балалар йортлары һәм интернатлар балалары.