-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2019, 15:36

Салаватны мактанчык диләр...

Салават Фәтхетдинов инстаграмына кызыклы видео урнаштырып: "Бер буш көнем бар иде, авылга кайтып инәйнең рәхмәтен алып килдем әле", - дип язып куйган. Бер карасаң, гаҗәпләнерлек урын да юк кебек. Салават Зәкиевичнең әнисе янына авылга вертолет белән кайтуын исәпкә алмаганда...

Добавить в предпочтительные источники Google
Әниләрне барыбыз да сагынабыз инде анысы. Алар янына вертолетка-самолетка утырып та, поезд белән дә, хәтта атка яисә велосипедка атланып кайтырга да әзербез. Алай гынамы, җәяүләп кайтырга да риза, әниебезнең җылы кочагы көтсен генә! Әмма әлеге видео, әлбәттә инде, лайклар җыеп кына калмаган, ә укучылар арасында бихисап бәхәс тудырган, дип яза "Матбугат.ру".

Видеоны караган 70 меңләп кеше кызып-кызып комментарийлар яудыра. Берәүләр Салаватны мактаса, икенчеләре артистның бу адымын мактану дип кабул итә.

Вертолетыгыз булса, сез нишләр идегез микән?