- Мин аны Якутиядән табып алып кайттым, - ди җырчы. - Ул - әбисе тәрбиясендә үскән табигать баласы. Чәчәк өзгәндә дә, аны үбеп, табигатьтән гафу үтенә торган кеше. "Урманга керсәм, кошлар белән аларның үз телендә сөйләшәм, бүре булып олагач, яныма өере белән килеп басты алар, аңлаштык, тимәделәр", - ди.
Аисахнаның шамманнар нәселен дәвам итүче булуын яшерми ул. "Концерт барганда кайсы рәттә, кайсы урында миңа начарлык теләп утыручыны табып әйтергә мөмкин, бәхеткә, андыйлар сирәк була", - ди Илсөя.
Уфадагы концертында кубыз, шөлдерле барабанда уйнаган кыз төрле кош, җәнлекләр авазы чыгаруына ышанмаучылар, аны фонограмма түгелме икән, дип икеләнүчеләр өчен ул, концертны туктатып, махсус чыгыш ясады.
"Кызыл таң" редакциясендәге очрашу вакытында да ул шушы чыгышын күрсәтеп киткән иде.
Аисхана Казанда музыка белгечлеге буенча укуын дәвам итә. Якут кызына татар-башкорт мохите бик ошый, әмма ул кайчанга кадәр биредә яшәячәген төгәл генә әйтүдән баш тарта.