Башкортстан Республикасы Прокуратурасы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, гаепләнүче 2018 елның июнендә төзелештә прораб булып эшләгән Әзербайҗан Республикасы гражданының Русиядә булу өчен рөхсәт срогы чыкканлыгын белгән.
Полицейский аны үзенә чакырта һәм 50 мең сум күләмендә ришвәт таләп итә башлый. Ул баш тарткан очракта исә, тәртип сакчысы «Русия Федерациясе дәүләт чикләре режимын бозу» маддәсе буенча административ беркетмә төзү һәм ирне Русиядән чыгарып җибәрү белән яный.
Чит ил кешесе бу турыда Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итә. Таләп ителгән акчаны тапшырганнан соң, участковый тоткарлана.