+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 Февраля 2019, 13:11

Марат Шәйбәков Казанга китәме?

Уфада шундый хәбәр таралган, имеш.

Добавить в предпочтительные источники Google
Баксаң, Марат Татарстанга концертлар белән барырга җыена икән.

Моңа кадәр Башкортстан, Екатеринбург, Себер якларында гына йөргән, быел Татарстанны яуларга булган. Ярты ел элек җырларын ротациягә биргән. Һәм “Кайчан Татарстанга киләсез?” дип, аннан бик күп хатлар килә башлаган.

Һәм менә вакыты җиткән, ахры. "Җырларымны Татарстанга ишеттерергә телим. Былтыр кайбер районнарда булдым, ләкин быел республика буйлап гастрольләргә ныклап алындым", - дигән ул.

Билетлар төрлечә сатыла икән. Кайдадыр авыр бара, кайдадыр сатылып беткән. "Концертларны аларның ничек сатылуына карамыйча куячакмын. Мине белмәүче тамашачыга үземне танытасым килә", - дигән Марат.