Казахстанның Күкчәтау яшьләр театры башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма мине, әнкәй!” повесте буенча спектакль әзерли.
"Армандар кемеси" спектакленең премьерасы 21-23 февральдә була. Инсценировка авторы – яшь драматург Ангизә Ишбулдина.
Айгиз Баймөхәммәтов киң җәмәгатьчелеккә “Калдырма мине, әнкәй" повесте белән танылды. Әсәр башкорт, татар, казах, чуваш телләрендә басылып чыкты.
Повестьны иң беренче булып яшь режиссер Илсур Казакбаев М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхнәләштергән иде.