+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Аяусыз уеннар уйнамыйк!

Туймазы коллективы башкалада үтәчәк театр ункөнлегендә катнаша.

Туймазы коллективы башкалада үтәчәк театр ункөнлегендә катнаша.


Узган елда Туймазы татар дәүләт драма театры “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” иҗади проекты кысаларында Алексей Арбузовның “Аяусыз уеннар” драмасын сәхнәләштерде. Нибары берничә ай эчендә сәхнә әсәрен күп кенә тамашачылар карап өлгерде. Драма күпләргә көчле тәэсир итте. Бүген иҗат коллективы әлеге спектакль белән Уфа тамашачысы алдында сынау тотачак. “Аяусыз уеннар” драмасын Туймазы театры Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры сәхнәсендә уйнаячак.


Спектакль бик тәэсирле видеоязмадан башланып китә. Җәйнең кояшлы бер көнендә, агач яфраклары ямь-яшел чагында, ап-ак күлмәкле бер ана кечкенә баласы белән рәхәтләнеп уйный. Берчә, ул, сабыен кояшка якынайтырга теләгәндәй, кулларын югарыга суза, берчә, аңа мәхәббәт тулы карашын төбәп, әйләнгәләп ала, берчә, күтәренке рухта, кинәнеп, нарасые белән тук башаклы иген басуыннан атлый. Әлеге кадрлардан яктылык, җылылык, сөю, яшәү яме бөркелә. Видеоязма бик кадерле дә, бәхетле дә мизгелләрне искә төшерә торган үтә сагышлы, моңлы музыка озатуында күрсәтелә.Бу гүзәл күренеш кинәт капма-каршыга үзгәрә: бушлык, кара җир өстенә эре тамчылар белән яңгыр ява. Видеоязма тәмамлангач, сәхнәгә аз гына яктылык бирелә. Җиһазлары искереп беткән, җыештырылмаган, котсыз өй эче күренә. Бүлмәгә ремонт ясарга әзерләнгәндәй, әйберләр, ни өчендер, полиэтилен белән каплап куелган. Илке-салкы атлап, бер егет керә. Ул – шушы өйнең хуҗасы Кай (Айнур Гайсаров). Кайның үз-үзен тотышы исерек кешене дә, акылдан язганны да хәтерләтә: егет гәүдәсен тота алмыйча йөзгә бөгәрләнә, аңлаешсыз авазлар чыгара. Мольберт янына килеп, рәсем ясап маташуыннан без аның рәссам икәнен аңлыйбыз.

Кай биредә ялгыз яши. Тик, нишләптер, аның өеннән бер дә кеше өзелми. Монда аның балачак дуслары, танышлары, таныш булмаганнары да килә. Алар арасында исерек әтисенең җәберләвен татып үскән, кечкенә чагында куркып беткән әнисеннән ары берни күрмәгән, инде ир булып җиткән Терентий (Руслан Вахитов) да, аның гаилә әгъзаларын бәхетсез иткән өчен җаны-тәне белән үкенеп, әрнеп яшәгән әтисе Константинов (Башкортстанның атказанган артисты Алик Зәйлалов) та, тормышы җитеш булып, укуда күп уңышларга ирешсә дә, якыннарының игътибарын, аңлавын тоймау сәбәпле, тормыштан мәгънә таба алмаган Никита (Айдар Хөснетдинов) да бар. Егетләр җыела, көр тавыш белән сөйләшә, тик аларның күңелендә ризасызлык булуы, җаннарын нидер тырнавы сизелә.

Кунаклар да, хуҗа Кай да үз-үзеннән канәгать түгел, алар үзләренең яшәвеннән – мәгънә, дөньядан җылылык, ямь, нур эзли. Геройларның тирә-якка салкынлык бөркеп, бөтен сәхнәне тутырып алган полиэтилен астына кереп яшеренүе үзләре тудырган мәгънәсез, төссез, күңелсез мохиттән качарга омтылуына ишарәли. Бер-берсе белән сөйләшкәндә яшьләрнең еш кына тузып, уңып беткән йомшак уенчыкка үрелүе аларның балалыктан чыга алмавын күрсәтә. Алда язып узган видеоязмадагы күренеш: җәй, кояш, матурлык, сөю, яшәү чаткысы – яшьләрнең хыялындагы тормыш. Ә көзге салкын яңгыр, тузан баскан караңгы бүлмә, төшенке рух – бүгенге чынбарлык.

Кызганыч, егетләр үзләренең яшәешен үзгәртер, гомумән, көчле ихтыярлы чын ир-егетләр булу өчен берни дә эшләми. Моңа аларның ихтыяр көче юк.

Ни өчен алай соң? Геройларның барысына да якыннары белән аңлашу, аларның игътибары, ата-ана сөюе җитмәгән бит. Бәлки, яшьләрнең, балалыктан чыгып, өлкәннәр тормышына аяк басып китә алмавының сәбәбе аларның бәләкәйдән гаилә җылысында тәрбияләнмәвендәдер?

Бу фикерне хезмәтенә фанатларча бирелгән геолог Маша (Башкортстанның атказанган артисты Маргарита Сидорова) образы да раслый.

Спектакльдә бик якты, саф күңелле бер кыз бар. Ул – көзнең яңгырлы бер көнендә, югары уку йортына керә алмагач, өенә кайтып китәргә теләмичә, Кай йортына яшәү урыны эзләп килеп кергән Неля (Гөлназ Саттарова). Неля да әти-әнисе белән җылы мөгамәләдә түгел, егете дә аның күңеленә мәңге җуелмас яралар салган. Тик шунысы куанычлы: теге егетләрдән аермалы буларак, кызның яшәү дәрте сүрелмәгән. Ул, авырлыкны үзендә йомып, башкаларның тормышын ямьләргә тырышып йөри.

Тора-бара без Неляның әнисе (Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Латыйпова) белән дә танышабыз. Озак вакытлар өенә кайтмаган, хәбәр дә бирмәгән кызы өчен кайгырып, баласын эзләп, хәсрәттән бөгелеп килеп керә ул Кай өенә. Кайгы, сагыну хисләре кайчандыр кырыс холыклы булган ананы тирән уйландырып йомшарткан, күңелен сафландырган, анда мәрхәмәтлелек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларны уяткан.

Кайгыдан карайган, әбиләрчәрәк киенгән Неляның әнисенә түбән катлам вәкиле итеп җирәнеп кенә караган Никитаның туганы Любася (Динара Вахитова) образы да бик камил килеп чыккан. Бу кыз замана курчагын хәтерләтә. Аның тышкы кыяфәте чагу, матур, тик анда төптән уйлау, башкаларның җанын тою юк, Любасядан салкынлык бөркелеп тора.

Әсәрдә бер Миша (Марсель Мөсәвиров) гына тулыканлы тормыш алып бара. Ул яраткан эшен бирелеп башкара, бөтен йөрәге белән сөя-сөелә белә, рәхәтләнеп күңел ача, җырлый, бии, шатлана. Миша – тормышка, чынбарлыкка аек карашлы. Спектакльдәге “кешеләргә карата саксызлык күрсәтмәгез” дигән төп фикер дә аның образы аша әйтелә.

Сәхнә әсәрендә актриса Алсу Вәлиева гаҗәеп ике образ башкара. Башта ул ап-ак киемдә “Фәрештәгә охшаган кыз” булып чыга да сабыр гына утырып оек бәйли. Аның йомшак басып атлап йөрүе дә аккош йөзүен хәтерләтә. “Фәрештәгә охшаган кыз” бик әйбәт булмаган хәл-вакыйгаларга, кешеләргә гаҗәпсенебрәк, керсез караш белән карый.

“Аяусыз уеннар”ны сәхнәгә театрның баш режиссеры Илнур Муллабаев куйды. Спектакльнең рәссамы – Русиянең һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, костюмнар остасы – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наталья Степанова, композиторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов, хореограф – Ярослав Францев.


Гөлназ МУСИНА,

театрның әдәбият бүлеге мөдире.



Читайте нас