+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 апрель 2019, 11:33

Филүс Каһиров опера җырчысы булса?

Шушы көннәрдә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында композитор Резедә Әхиярова һәм шагыйрь Ренат Харисның "Сөембикә" операсы янәдән күрсәтелде. Анда төп рольләрнең берсен, Шаһгали ролен, Филүс Каһиров башкарды. Бу чарадан соң Филүс Каһировның хатыны Эльмира бу уңайдан үз фикере белән уртаклашты, җырчының ни өчен операда хезмәт куймавына ачыклык кертте.

- Резедә Әхиярованың чираттагы "Сөембикә" операсы зур уңыш белән узды, анда төп рольләрнең берсен ирем Филүс Каһиров башкарды. Филүснең, классик һәм эстрада әсәрләреннән тыш, хәзер опера партияләрен башкара алуы күпләргә билгеле. Әлбәттә, аны опера һәм балет театрының зур сәхнәсендә күрү бик рәхәт. ️Бу - дулкынландыручы һәм сөендерүче мизгел.
Филүснең ни өчен операда җырламавы хакында бик күп сүзләр булды. Филүс үзе дә журналистларга бу сорауга бер генә тапкыр җавап бирмәде. Минем дә бу уңайдан үз фикерем бар.
Опера театры солисты булу, әлбәттә, зур җаваплылык, үзеңне бары тик театрга гына багышларга кирәк. Ул зур тәҗрибә һәм түземлек сорый. "Ә бәлки?…" дигән уйлар бер генә тапкыр тумады. Тик, нигәдер, мин һәрчак үземә мондый сорау бирәм: "Филүстән башка кем татар җыры мәдәниятен ышанычлы һәм горур алып барыр? Халык җырларын һәм классиканы кем башкарыр?" Ләкин бер кеше дә Аллаһ тәкъдирен белә алмый…
Барлык составка бу кичерешләр өчен зур рәхмәт", дип уртаклашкан җырчы Филүс Каһировның хатыны Эльмира Каһирова. Бу хакта "Tatar Today" хәбәр итә.
Читайте нас