+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 апрель 2019, 06:28

Озакламый «Туганлык» фестивале башланачак

23-30 майда Уфада VII Халыкара төрки театрларның «Туганлык» фестивале узачак.

23-30 майда Уфада VII Халыкара төрки театрларның «Туганлык» фестивале узачак.
Фестиваль программасында Башкортстан, Татарстан, Әзербайҗан, Кырым, Гагауз, Кыргызстан, Тыва, Хакасия, Үзбәкстан, Төркия, Казахстан, Алтай республикаларыннан театр коллективлары катнаша.
Республиканың һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының 100 еллыкларына багышланган фестивальдә 14 коллектив катнашачак.
Башкортостаннан берьюлы ике театр тәкъдим ителәчәк: Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе Мостай Кәримнең «Өч таган» спектакле һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» спектакльләре белән катнаша.
Конкурстан тыш программада Салават дәүләт башкорт драма театрының «Бер, ике, өч...» («Беруши», Олжас Жанайдаров) куелышы күрсәтеләчәк.
Читайте нас