+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2019, 07:49

Әнвәр Нургалиевны алты көн рәттән концерт куюын сораганнар

Башкортстанның атказанган аристы еш кына бер көнне икешәр концерт куя. Бу хәл Мәскәүдә еш кабатлана. Уфада, Казанда, Чаллыда берничә көн аншлаг белән эшли ул. Ә менә алты көн рәттән концерт куюны сорап аңа Татарстанның Арча районыннан мөрәҗәгать иткәннәр.

- Алты күбрәк булыр дип, мин дүрт концертка ризалык бирдем, - ди җырчы "Интертат.ру" хәбәрчесенә. - Кайда барсам да, тамашачыдан уңам. Мине Башкортстанда үзләренчә, яхшы кабул итәләр, алар мине күптән белә. Татарстанда сагынып каршы алалар. Әлегә яңа программа эшлибез, анысын әйтеп бетерә алмыйм. Әзрәк үземнең стильне үзгәртәсе иде. Быел яңа программага халык җырлары да кертәм, чөнки концертларыма олылар да йөри. Яшьләр дә күп. Олыларны да канәгатьләндерергә кирәк, яшьләрне дә үзеңә каратырга кирәк. Мәдәниятебезнең киләчәге яшьләрдә.
Читайте нас