Башкорт театры легендасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаров “Бердәм Русия” партиясенә кергәч, күпләр аптырашка калды. 70 яшьтә нигә кирәк аңа партия, янәсе.
Үзе ул моны "Проуфу" сайтына болай аңлаткан:— Дөресен генә әйткәндә, миңа фатир кирәк. Мин, халык артисты, 1953 елда төзелгән йорттагы бәләкәй генә ике бүлмәле фатирда яшим. Хатыным — I группа инвалиды, 33 ел инвалид креслосында утыра. Мин аны карыйм.
Әйткәндәй, ул 22 ел Башкорт дәүләт академия драма театрында гример цехы мөдире булып эшләде, сәламәтлеген гастрольләрдә югалтты. Безгә яшәр өчен яхшы шартлар тиеш түгелмени? Мин — иҗат кешесе, шигырьләр язам, миңа аерым почмак кирәк. Әйткәндәй, закон буенча миңа өстәмә метрлар тиеш.
Константин Толкачев миңа гариза язарга кушты. Эш шуннан ары китмәде. Партбилет алдым һәм шушында яшәвемне дәвам итәм...
Аңлыйм, совет заманы түгел, бушлай фатир бирү бетте. Ләкин элегрәк бу мәсьәләләр ничектер хәл ителә иде бит, артистларга, галимнәргә, иҗади интеллигенциягә ярдәм була иде...