Хәния Фәрхинең Айгөл Сәлимгәрәева исемле туганы "ВКонтакте"да «Хәния Фәрхи — мәңгелек хәтер» төркемендә җырчыга багышлап бәет язган һәм «Хәния апа бәете. Изге ураза айларында апабызга дога булып ирешсен иде…» - дип куйган.
"Күңелем калды моңнарда, Тәннәрем калды гүрдә. Сез дип яшәдем, туганнар, Сез дип яндым бу җирдә…
Мин бәхетле идем, дуслар, Сез булдыгыз янымда. Ачы сагыш килгән мәлдә Жәлләмичә җанын да..
Җәйнең матур көннәрендә Кайттым туган ягыма, Әниемнең кочагына Назланырга тагын да.
Нинди бәхетле мизгелләр Калды ерак, еракта, Йөрәккәем сизде микән Соңгы ялкын учакта.
«Син дөньяда яши» диеп Өзелепләр җырладым. Кышкы чиянең тәмедәй Булды үткән юлларым.
Дөнья булгач, барысы булды Аерылу, ялгышлар, 57 яшьләремдә Алып китте язмышлар.
Кара гүрләр авыр икән, Сагынам сезне, дуслар… Толым-толым чәчләремне Чишмә сулары юар.
Моңнарымны онытмагыз, Җырларымны җырлагыз, Исән чактай кадерләгез, Күңелләрдән җуймагыз."
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина бу юлларга җавап итеп: «Айгөлем, өзәсең дә үзәкләрне. Синең язган шигырь, бәетләрдән бер китап чыгарып була инде. Рәхмәт, алтыным!» дигән.
Айгөл аңа каршы: «Фирүзә апам, өзелә шул үзәкләребез… Алла бирсә, эшлисе эшләребез алда торсын, теләгән теләкләребез кабул гына булсын берүк», дип җавап биргән, дип яза "Татар тудей".
Укучылар да бәетне яратып кабул иткән: «Елый-елый укыдым. Урыны оҗмахта булсын. Бик сагынабыз Хәниябезне», - дип язганнар.