Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.
"Миңа 30 тула, ә бу күп нәрсәләр турында уйлана торган вакыт. Үземнең планнарым белән уртаклашасым һәм нәтиҗәләр ясыйсым килә.
Милли сәхнәдә 14 ел - аз түгел. Күп әйбер эшләнде. Элвин Грей лейблы булдырылды, ул Казанда булачак һәм милли эстрадада яңа проектларны, яңа артистларны тудырачак. Башкорт һәм татар эстрадасында планлаштырылган әйберләремне мин инде булдырдым. Әмма милли мәдәнияттә эшләнмәгән нәрсәләр бар. Милли өлкәдә эш дәвам итәчәк. Балалар милли җырларны башкара. Безнең телләребездәге җырлар федераль ФМ дулкыннарында яңгырый. Быйел лейбл сыйфатлы милли музыка җитештерә һәм сәхнәгә милли артистларны чыгара башлый.
2020 елда мин Мәскәүгә күченергә ниятлим, анда мин яңа өлкәдә эшләячәкмен. Продюсерлык һәм сольный контент белән шөгыльләнәчәкмен. 2014 елда ике республиканың башкаласына гастрольләргә чыгып киткәндә бу 5 ел дәвам итәр дип уйламаган идем.
Юк, мин сәхнәдән китмим. Концертлар булачак, әмма башка төрле һәм башка масштабта. Бу хакта соңрак. Әлегә ике республика башкаласында юбилей концертларында очрашырбыз. 2019 елда Уфа һәм Казандагы ике сольный концерттан башкалары планлаштырылмаган", - дип яза Интертат.ру Радик Юлъякшинның социаль челтәрдәге хәбәренә нигезләнеп.