Барый Алибасовны медикаментоз йокыга талдырганнар.
Бу хәлдә ул бер тәүлек була ала. Аннары табиблар нишләргә икәнен хәл итәчәк.
Шоумен, сут дип уйлап, “Крот” дип аталган торба чистаткыч эчкән иде. Аның үңәче - дүртенче, ашказаны икенче стадия
пешү алган, тын юллары зыян күргән.
Хәле аруланган очракта, Алибасовны бер айдан дәваханәдән чыгарырга мөмкиннәр. Җәрәхәтләре өч атнада бөтәшә ала.
Ләкин табиблар аның хәле турында бик сак кына фаразлар бирә. Кайберләре бу сорауга бөтенләй җавап бирәлми.
Русия шоуменнары арасында бердәнбер якты, йөзеннән елмаю китмәгән, үзенең татарлыгы белән горурланган кеше ул!
Яшә, Барый Кәрим улы, исән генә була күр!