+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Зәмирә Рәҗәпова: "Мине Айдар Фәйзрахманов белән йөри, дип сөйләделәр..."

Якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова туры сүзле булуы белән аерылып тора. Инстаграмда да аңа начар сүзләр язсалар, ул яшерми, барлык кеше алдында җавап кайтара белә.

Якташыбыз Зәмирә Рәҗәпова туры сүзле булуы белән аерылып тора. Инстаграмда да аңа начар сүзләр язсалар, ул яшерми, барлык кеше алдында җавап кайтара белә.
Популяр алып баручы, телейолдыз турында гайбәтләр күп йөри микән? Кайсысы аның йөрәгенә бик тигән? "Шәһри Казан" шулар турында белешкән.
- Гайбәтләр җитәрлек булды. Элек йөрәгемә якын ала идем, бик нык борчыла идем. Хәзер җиңел кабул итәм. Каешландым дип әйтимме соң, акыллыландыммы... Ул сүзләрнең нахак, уйдырма икәнен беләм һәм алар минем игътибарга лаек түгел.
Ә элек йөрәгемә тигән гайбәтне хәзер сөйлим. «Җырлыйк әле» тапшыруында эшләгәндә мине Айдар Фәйзрахманов белән очрашып йөри дип сөйләгәннәр иде. Мин моңа шулкадәр гаҗәпләндем. Хәтта Балыклы дигән авылда (районын төгәл хәтерләмим) Сабантуйда эшләгәндә минем янга бер ханым килде дә: «Зәмирә, Сезгә әйтер сүзем бар иде», – дип алып китте.
«Мин Себердән бәйрәмгә кайттым, бездә Сезне Айдар Фәйзрахманов белән йөри дип сөйлиләр. Аны хатыныннан да аерып алгансыз икән. Хатыны бик елый икән. Дөрес сүзләрме ул? Шуның өчен эчем бик поша. Без Сезне яратабыз, шуңа ышанасым килми», – ди.
Шаккаттым. Күземә яшьләр бәреп чыкты. Максимга төртеп: «Менә минем ирем!» – дип күрсәттем. «Бу сүзләр - гайбәт. Без Айдар абый белән «Җырлыйк әле» майданында айга бер очрашабыз да аннары һәркайсыбыз үз эшләре белән китә», – дип аңлаттым. Апа минем җавабыма бик сөенде. Мине, Максимны кочаклап, рәхмәт әйтеп китте.
Мин эшләгән компания миңа "Мерседес" бүләк иткәч, бер ханым: «Кешенең күз яшьләре өчен җавап бирерсең әле. Машинаң белән авариягә эләгерсең», – дигәч, шулай ук, шаккаттым. Беренчедән, ул машинаны безгә компания эшләгән өчен бирә. Товар әйләнеше белән планны тутырсаң, ул һәркемгә дә тиеш. Кеше талап, аның акчасына алынган машина түгел.
Минем әни яшендәге апа. Әмма минем әни алай кеше баласына беркайчан да начарлык теләми. Әле әнигә дә берәрсен ялгыш сөйли башласам, ул шундук: «Ярар, кеше тикшереп утырма. Үзең дә андый хәлгә калырга мөмкинсең», – дип туктата.
Әйе, алда ни көтәсен берсе дә белми. Бүгенге тормышка канәгать булып, тырышып, тырышлыкның бәрәкәтен күреп яшәсәк иде. Шәхсән үзем бер кешегә дә начарлык теләмим. Имин тормышлар барыгызга да!
Читайте нас