Быел, исән булса, Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичевка 70 яшь тулган булыр иде. Әмма җырчының гомере 49 яшендә өзелде. Сирәк очрый торган драматик тенорны әле хәтерлиләрме, иҗади мирасы ни хәлдә? "Азатлык" Хәйдәр Бигичевның туганнары, дуслары белән шул турыда сөйләшкән.
"Хәйдәр - әти-әнинең көтеп алган беренче баласы ул. Бабайның аның турында, сорауларга көйләп җавап бирә иде, дип сөйләгәне хәтердә. Аңламый идек, сөйлиме ул, җырлыймы, дип әйтә иде. Чумбәлидә (Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы) бик зур базар була торган булган. Бабайның дуслары күп иде һәм алар базарга сату итәргә килгәндә, бездә куналар иде. Бабай шул дусларына Хәйдәр абыемны җырлата иде. Чуваш, татар, урыс авылларыннан килгән агайлар, эшләрен ташлап, шаккатып тыңлыйлар иде аны.
Хәйдәр үзен белә башлаганнан бирле җырлады. Аңа микрофон кирәкми иде. Зур халык алдында, мәйдан тотарга кирәк булса, Хәйдәрне чыгаралар иде. Калган җырчылар кушылсалар да, ишетелмиләр иде. Ул вакытта балалыгым белән, Хәйдәр абыйның тавышы башкаларны күмеп китә, нишләп акрынрак җырламый икән, дип тә уйлый идем. Хәзер генә ул тавышны туктатып булмаганын аңлыйм. Ул җырлаганда янында утырсаң, тавыш вибрациясе бөтен күзәнәгеңне җилкетә. Хәзер шул тавышын ишетер өчен бик күпне бирер идем. 22 ел инде Хәйдәрне югалтуыбызга...
Укырга бик яратмады. Укытучылар болай да яклый иде инде аны. Чөнки бәйрәмнәр җитсә, Хәйдәр кирәк. Мәһабәт буй-сын, акыллы, сабыр. Аңа бөтен укытучылар соклана иде. Бераз соңрак туган булса бу бала, махсус уку йортларында укыса, дип аның өчен борчылалар иде. Хәйдәр бер нота белмичә Казанга укырга киткәч, бөтен авыл аның өчен ут йотты. Колхозчы, гади авыл егете нинди дәрәҗәләргә иреште! Безнең гаиләбезнең генә түгел, халкыбызның горурлыгы ул", дип сөйләгән җырчының сеңлесе Халидә Бигичева.